Музейда район мөхтәсибәтенең фәнни-гамәли конференциясе үтте

«Туган телне саклау һәм популярлаштыру» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында музей хезмәткәрләре Арча районы мәчетләре каршындагы курслар мөгаллимнәре өчен Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында эчтәлекле экскурсия үткәрделәр. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт музей коллективына туган телне саклап калуга һәм татар халкының гореф-гадәтләрен популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.