Тукаебызга багышланган бәйрәм чаралары дәвам итә

Бүген музеебыз, күренекле шәхесләрне, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен берләштерә торган урынга әверелде, чөнки, шагыйребезнең туган ягы – һәрбер сәнгать, әдәбият сөючегә үз туган ягы кебек якын. Тукаебызга багышланган бәйрәм чаралары бүген дә дәвам итте.
Тукай – татар халкының бәгъреннән өзелеп төшкән моңы, аның вөҗданы, шул ук вакытта киләчәккә өмете дә, сынмас рухы да, үзгәрмәс кыйбласы да. Шуңа күрә ул мәңгегә һәрберебезнең күңелендә, сүзендә, телендә, гамәлендә.
Тукаебызның 136 еллык туган көненә багышланган бүгенге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы лауреаты шагыйрь Ләбиб Лерон, Азербайджан язучылар берлеге әгъзасы, юридик хокук бүлеге директоры Илгар Төркоглы, якташларыбыз Рифат Җамал һәм Гәүһәр Хәсәнова, Илсөяр Ихсанова, Зиннур Мансуров, Фирүзә Җамалетдинова, Хәбир Ибраһим, Рифат Сәлах һәм башка күренекле шәхесләр катнашты. Кунаклар музей экспозициясе белән танышканнан соң, сөекле шагыйребезгә багышланган тантаналы митингта киләчәк буынга үзләренең хис-кичерешләрен, уй-теләкләрен һәм фикерләрен җиткерделәр. Соңыннан, шагыйребез һәйкәленә башларын иеп, чәчәкләр салдылар.