Шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Габдулла Тукай, 1908.

26 апрель көнне татар халкының бөек улы, шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Тукаебыз һәм аның иҗаты ниндидер вакыт кысаларына гына сыймый. Ул – мәңгелек. Халкыбызга көч, куәт, дәрт һәм дәрман биреп тора. Габдулла Тукай безгә тарих тарафыннан татарлыгыбызны саклау өчен бирелгән ядкәр. Аңа милли хис белән сугарылган талант иңдерелгән. Ул үзенең кыска гына гомерен чәчми-түкми милләтебезгә хезмәт итүгә багышлаган. Гомеренең беренче көненнән соңгысына кадәр халык белән яшәгән, аның авыр язмышын үз язмышы рәвешендә кичергән. Шагыйребезнең һәрбер әсәре милли хис һәм рух белән сугарылган. Тукаебыз татар күңеле ниләр сизгәнен һәрвакыт барлап, үз йөрәге аша уздыра, халкының үткәнен һәм үзе яшәгән бүгенгесен барлый, аңа үз бәясен бирә килә. Ул, чыннан да, үзе әйткәнчә, коеп куйган шагыйрь генә түгел, сәясәтче дә, җәмәгать эшлеклесе дә, журналист та, тәрҗемәче дә,кыскасы, күпкырлы шәхес. Шагыйрьнең бу сыйфатларын күп әсәрләреннән тоемлап була. Тукай халыкны, ә халык Тукайны бик ярата.