«Шигъри тәлгәшләр» әдәби мәйданы

 Музеебызда Тукаебызның туган көненә багышланган Туган тел бәйрәме булды. Музеебыз иртәдән бәйрәмчә гөр килеп торды. Бар җирдә бәйрәм атмосферасы сизелә иде. Йөзләребез шатлыктан балкыды. Татар әдәбияты үсешендә тирән эз калдырган Габдулла Тукай исеме бүгенге көндә дә якты йолдыз булып балкып, нур чәчеп тора. Халык тормышының иң әһәмиятле якларын чагылдырган Тукай әсәрләре, вакыт сынавына бирешмичә, бүген дә безне иманга, Туган телгә дәшүче, моң, әдәп, әхлакка чакырып торучы үлемсез әсәрләр булып торалар. Без бүген дә аның моңлы сазы алдында баш иябез, шигъриятенә тагын бер кат сокланабыз, аннан зәвыклы ләззәт алабыз. Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы белән берлектә «Шигъри тәлгәшләр» исемле әдәби мәйдан уздырылды. Бу чара барышында укучыларыбыз үзләренең йөрәкләре аша Тукаебызның үлемсез әсәрләрен яттан укыдылар.
Чараның иң күңелләрне сискәндергеч мизгеле булып, Тукаебыз һәйкәленә баш иеп,чәчәкләр салу булды.узеебызда Тукаебызның туган көненә багышланган Туган тел бәйрәме булды.Музеебыз иртәдән бәйрәмчә гөр килеп торды. Бар җирдә бәйрәм атмосферасы сизелә иде. Йөзләребез шатлыктан балкыды. Татар әдәбияты үсешендә тирән эз калдырган Габдулла Тукай исеме бүгенге көндә дә якты йолдыз булып балкып, нур чәчеп тора. Халык тормышының иң әһәмиятле якларын чагылдырган Тукай әсәрләре, вакыт сынавына бирешмичә, бүген дә безне иманга, Туган телгә дәшүче, моң, әдәп, әхлакка чакырып торучы үлемсез әсәрләр булып торалар. Без бүген дә аның моңлы сазы алдында баш иябез, шигъриятенә тагын бер кат сокланабыз, аннан зәвыклы ләззәт алабыз. Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы белән берлектә «Шигъри тәлгәшләр» исемле әдәби мәйдан уздырылды. Бу чара барышында укучыларыбыз үзләренең йөрәкләре аша Тукаебызның үлемсез әсәрләрен яттан укыдылар.
Чараның иң күңелләрне сискәндергеч мизгеле булып, Тукаебыз һәйкәленә баш иеп,чәчәкләр салу булды.