Борынгы заман аяк киемнәре, кер юу һәм үтүкләү предметлары

30.01.2020 Музей хезмәткәрләре Өчиле төп гомуми белем мәктәбе укучыларына “Бер экспонат тарихы” циклыннан “Борынгы заман аяк киемнәре, кер юу һәм үтүкләү предметлары” дигән дәрес үткәрделәр. Укучылар әби – бабаларыбыз кулланган кырлы бәләк, күмер үтүге, тула оек, чабата, читек турында файдалы мәгълүмат алдылар, һәр предметны кызыксынып күзәттеләр. Киләсе дәрес борынгы заман яктырту приборлары турында булачак.

Автор: Сафиуллина Г.М.