Борынгы заман яктырткыч приборлары

Бүген «Бер экспонат тарихы» дигән танып-белү чаралары циклы башланды. Аның кысаларында Яңа Кырлай урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары өчен «Борынгы заман яктырткыч приборлары» дигән музей дәресе үткәрелде.

Музейның фәнни хезмәткәре Мингазова С.М. укучыларны яктырту приборлары барлыкка килү тарихы белән таныштырды, нур, шәм һәм керосин лампасының ничек януын күрсәтте. Укучылар чарада актив катнаштылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар, сораулар бирделәр һәм ата-бабаларыбызның электр утыннан башка ничек йөрүләре турында гаҗәпләнделәр. Дәрес ахырында балалар киләсе дәресне хезмәт һәм көнкүреш коралларына багышларга теләкләрен белдерделәр.

Әлеге циклның музей дәресләре уку елы дәвамында айга ике тапкыр үткәреләчәк.