Габдулла Тукайның тууына 135 еллык юбилее уңаеннан чаралар

Бүген татар халкының бөек улы, шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм иткән көнендә, музеебыз күренекле шәхесләрен, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен берләштерә торган урынга әверелде.Габдулла Тукайның тууына 135 еллык юбилеенда республикабызның Президенты Р.Н.Миңнеханов, мәдәният министры И.Х.Әюпова, 2021 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары һ.б. күренекле шәхесләр катнашты. Чара кысаларында түгәрәк өстәл булып узды. Анда татар телен, гореф-гадәтләрне үстерү һәм Тукаебызның әдәби мирасын саклау буенча уртага салып сөйләшү булды. Кунаклар Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев белән бергә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар.