«Габдулла Тукай истәлегенә» исеме астында фотокүргәзмә

Габдулла Тукай музеенда РСФСР һәм СССР халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе Лауреаты Харис Абдрахман улы Якуповка 100 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай истәлегенә» исеме астында фотокүргәзмә узды. Х.А.Якупов үзенең озын иҗат карьерасы өчен 300 дән артык эш иҗат иткән. Харис Якуповның иҗаты  ул – аның осталыгын, камилләштерүгә даими омтылышының дәлиле.