“Габдулла Тукай һәм Сәгыйть Рәмиев” дигән фотокүргәзмә ачылды

12.02.2020 Габдулла Тукай музей комплексында татар шагыйре Сәгыйть Лотфулла улы Рәмиевның (1880-1926) тууына 140 ел тулу уңаеннан “Габдулла Тукай һәм Сәгыйть Рәмиев” дигән фотокүргәзмә ачылды. Яңа Кырлай мәктәбе 7, 11 класс укучылары шагыйрьнең кайнар лиризм белән тулы иҗаты белән таныштылар, төрле язучыларның С.Рәмиев турында язган мәкаләләрен кызыксынып өйрәнделәр. Шулай ук Сәгыйть Рәмиев белән Габдулла Тукайның дустанә мөнәсәбәтләре чагылдырылган фотоматериалларны карадылар.

Автор:Сайфутдинова А.Р.