Дәүләт Советы депутатларының эш визиты

14.01.2020 эш визиты белән ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссия рәисе Әхмәтов Марат Готыф улы, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы;  ТР Дәүләт Советы депутаты, «Сервис–Агро» директоры Кәримов Габделхәй Юсуп улы Габдулла Тукай музей комплексында булдылар. Очрашу барышында бөек шагыйрьнең тууына 135 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча чаралар билгеләнде.