“Иң татлысы – Туган тел”

21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан, Кушлавыч төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Иң татлысы – Туган тел” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Музей-клуб-китапханә хезмәткәрләре балаларга туган телнең шәхес буларак формалашуында роле турында сөйләделәр, аны саклау кирәклеген билгеләделәр. Укучылар бәйрәмнең тарихын белделәр, тел турында мәкальләр, канатлы әйтемнәр искә төшерделәр. Бу чарада укучылар зур активлык күрсәттеләр, бик теләп сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, “Туган тел”җырын башкардылар.

Автор: Мөхәмәтшина Л.М.