“Китмә, китмә сандугач…”

14 февраль көнне музеебызда Яңа Кырлай урта белем бирү мәктәбенең “Йолдызлар” ансамбленә йөрүче укучылар өчен халкыбызның яраткан улы, легендар җырчысы, Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты (1970), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Алтын Апполон» премиясе иясе Илһам Шакировның туган көне уңаеннан “Китмә, китмә сандугач…” дигән әдәби кичә узды. Балалар җырчының тормышы һәм бай иҗат юлы белән таныштылар, мәңге яшәр җырларын тыңладылар.

Автор: Сафиуллина Г.М.