Кушлавыч мәктәбе укучыларына “Бер экспонат тарихы” циклыннан дәрес

05.02.2020. Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе укучыларына “Бер экспонат тарихы” циклыннан “ Борынгы заман яктырткыч приборлары, аяк киемнәре тарихы, кер юу һәм үтүкләү предметлары” дигән дәрес үткәрелде.  Укучылар  музейдагы экспонатлар белән якыннан таныштылар. Аларга экспонатларның үткәне, ни өчен кулланылганы турында мәгълүмат бирелде. Музейдагы һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.

Автор: Мухаметшина Л.М.