Мәңге яшә син-Тукай

22 гыйнварда музейда Кушлавыч авылы китапханәсенең бинасында ачылган беренче күргәзмә-экспозициясенә 60 ел тулуга багышланган “Мәңге яшә син-Тукай” дип аталган музей дәресе үтте. Укучыларга Кушлавыч авылында беренче китапханәнең ачылу тарихы, анда кемнәр эшләве турында мәгълүмат бирелде. Бу елларда авыл халкының язучылар, шагыйрьләр белән актив элемтәләре туры килә, алар авылга килгәннән соң, шагыйрь белән бәйле документларны, фотосурәтләрне, китапларны истәлек итеп калдырдылар.