Наласа мәктәбе укучыларына “Борынгы заман яктырткыч приборлары” дигән дәрес үткәрелде

27.02.2020. Наласа урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына “Бер экспонат тарихы” циклыннан “Борынгы заман яктырткыч приборлары” дигән дәрес үткәрелде.  Укучылар  музейдагы экспонатлар белән якыннан таныштылар. Аларга экспонатларның үткәне, ни өчен кулланылганы турында мәгълүмат бирелде. Музейдагы һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.

Автор:Мухаметшина Л.М.