Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгуына 32 ел

12 февраль көнне музейда Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгуына 32 ел тулу уңаеннан “Ә күңелләр һаман яралы” дип исемләнгән батырлык дәресе үтте. Кичәдә Арча сәнгать мәктәбеннән килгән кунакларыбыз (җитәкчесе Алеева М.Т.) әфган җырлары белән чыгыш ясады, Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз үзләренең хатирәләре белән уртаклашты.Барыбызга да сау-сәламәт булып, тыныч дөньяларда яшәргә насыйп булсын иде!