Ташкичү мәктәбе укучылары өчен дәрес

10 март көнне Ташкичү гомум белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өчен, “Бер экспонат тарихы” мероприятиеләр циклыннан «Борынгы заман яктырткыч приборлары» дигән музей дәресенең чираттагысы  үтте. Музей хезмәткәре Сафиуллина Г.М. балаларны борынгы яктырту чаралары белән якыннан таныштырды: чыраны, шәмне, керосин лампасын яндырып күрсәтте.  Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм әңгәмәдә актив катнаштылар. 

Автор: Сафиуллина Г.М.