Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан концерт үтте

06 март көнне Кушлавыч авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан матур концерт үтте. Кушлавыч мәктәбе, авыл клубы, китапханә, Тукаевларның  музей-йорты коллективлары берләшеп бик матур программа тәкъдим иттек…

Укучылар әниләргә багышлап җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Башлангыч сыйныфлар “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әниләребез үзләре дә тик утырмадылар, төрле уеннарда актив катнаштылар. Авыл үзешчәннәре дә матур чыгышлар тәкъдим итте. Бәйрәм бик күңелле үтте!

Автор: Мөхәммәтшина Л.М.