“Ягез әле, кызлар”

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Яңа Кырлай урта мәктәбенең 1-4 класс укучылары өчен “Ягез әле, кызлар” кичәсе узды. Балалар кунакка килгән әниләрен бәйрәм белән котлап, үз куллары белән ясаган открытка һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Укучылар бик теләп уеннарда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Әниләр һәм әбиләр рәхәтләнеп ял иттеләр.

 Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,

 Бәхет кояшыгыз сүнмәсен.

 Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
 Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!