«Әкияттә кунакта» дигән кызыклы викторина

3 февраль көнне Арча 5 нче гимназиясенең 4 класс укучылары өчен «Әкияттә кунакта» дигән кызыклы викторина уткәрдек. Балалар тырышып викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсем ясадылар, пазллар җыйдылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Дәрес ахырында бергәләп Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын башкардык һәм фотога төштек.

Автор: Минһаҗева С.М.