“Өчиле мулласы – Зиннәтулла хәзрәт”

26 февраль көнне Кушлавыч төп гомуми белем  мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен “Өчиле мулласы – Зиннәтулла хәзрәт” дигән музей дәресе узды.Ул актер, ТРның һәм РСФСРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакировның 80 яшьлегенә багышланды. Әзһәр Шакиров татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен пропагандалаучы буларак билгеле. Татар һәм рус классиклары әсәрләре буенча спектакльләрдә өч дистәдән артык роль башкара, шулай ук ул булачак шагыйрьнең бабасы – Зиннәтулла хәзрәт ролендә  «Каргышлы балачак» фильмында уйный. Дәрес барышында укучылар Әзһәр Шакиров башкаруында Г.Тукайның «Шагыйрь» шигырен тыңладылар, соңыннан  Г. Тукайның балачагы турында «Каргышлы балачак» фильмыннан өзек күрсәтелде.

Автор: Мухаметшина Л.М.