1нче зал

Читек – озын кунычлы күннән эшләнгән милли аяк киеме. Ирләр читеге кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш, ә кышын киез-ката кигәннәр. Хатын-кызлар чигүле, бизәкле читек кигән. Төрле төстәге күн кисәкләреннән, милли бизәкләр кулланып эшләгәннәр


Җиңсә – кием җиңе тузмасын һәм керләнмәсен өчен беләккә киелә торган махсус өстәмә җиң. Матур булсын өчен төрле төстәге бизәкләр чигеп бизәгәннәр


Киндер күлмәк. Борынгы стильдәге ирләр күлмәген киндер җебеннән тукылган материядән теккәннәр. Күлмәк иркен һәм озын булып, ыштан өстенә төшеп торган


Ыштан – киндер тукымадан малайлар яки ир-егетләр өчен тегелгән кием


Букча – каен тузыннан үрелгән мәктәп сумкасы. Каен тузыннан төрле әйберләр ясау элеккеге заманда бик популяр булган


Чабатаюкә агачы кайрысыннан алынган мунчаладан урелгән аяк киеме. Чабатаны күбрәк тула оек өстеннән кигәннәр. Чабатаны кышкы озын төннәрдә керосин лампасы яки чыра яндырып, шуның яктысында үргәннәр


Күтәртмә чабата – яз яки көз көннәрендә аякны юешләтмәс өчен чабата астына агачтан ясалган махсус үкчәле аслык куела торган була. Мондый чабата – күтәртмәле чабата дип аталган.


Тула оек – татарлар чабатаны тула оек белән кигәннәр. Сарык йоныннан эшләнгән юка туладан тегелгән озын кунычлы тула оек аякларны эсседән дә, салкыннан да әйбәт саклаган


Киндер капчык – турыпочмак формасындагы киндер тукымыдан тегелгән, вак әйберләрне йөртер яки саклар өчен кулланылган. Сабантуйга бүләк җыйганда да шундый киндер капчыклар кулланганнар


Күкрәкчә – татар хатын-кызларының киеменә бигрәк тә хас нәрсә, ул хатын-кызларның күкрәген ят күзләрдән эчке яктан каплап торган. Күкрәкчәне төрле чигүләр, челтәрләр, кыйммәтле ташлар белән дә бизәгәннәр


Аяк чолгавы – чабата яки читек кигәндә аякка һәм балтырга урый торган озын һәм тар киндер тукыма кисәге. Халык арасында ыштыр дип тә аталган


Калфак – татар хатын-кызларының милли баш киеме. Калфак төрле чигүләр белән бизәлә һәм шулай ук алтын, көмеш җепләр белән дә тегелә


Түбәтәй (кәләпүш) – татар ир-атларның милли баш киеме. Безнең бабайларыбыз түбәтәй гади материаллардан да, бәрхеттән дә теккәннәр. Сәйлән, мәрҗән, алтын җепләр белән бизәгәннәр. Бүген дә түбәтәй татар халкының милли баш киеме булып санала, җыйнаклык, тыйнаклык, затлылык символы булып тора.


Ефәк шәл – кулдан бәйләнгән зурефәк яулык. Ефәк шәлләр затлылык атрибуты булып саналган. Мөселман татар хатын-кызлары каты кырпулы калфак өстеннән озын чуклы ак ефәк шәл бәйләп йоргәннәр


Хәситә – татар хатын-кызларының алтын-көмеш акчалар, ука яки кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, күлмәк өстеннән күкрәккә киеп куела торган бизәнү әйбере, шулай ук күз тиюдән дә саклаган. Хәситәгә Коръән сүрәләре, матур төймәләр дә такканнар


Ашъяулык – аш алдыннантабынга җәя торган җәймә. Ашъяулыкны  киҗемамык яки киндер тукымадан тукыганнар


Самовар – су кайнату һәм чәй пешерү җиһазы. Самоварның уртасыннан махсус торба үтә, шул торбага утлы күмер, агач шакмаклар салганнар һәм ул янган вакытта, самоварда су кайнаган. Көзге кебек ялтыраган самовар хуҗабикәнең уңганлыгын, кунакчыллыгын күрсәтеп торган. Самоварны нәселдән-нәселгә саклап тапшыра торган булганнар. Самоварны җиздән, бакырдан, хәтта көмештән дә эшләгәннәр


Бакыр поднос – түгәрәк металл поднос өстәлгә ризыклар чыгару өчен кулланыла. Самоварнын кайнар күмерләре өстәлгә яки сәкегә төшмәсен өчен подносны самовар астына да куйганнар


Сөт савыты – чәй яки кофе сервизының бер элементы. Чәй янына сөтне матур савыт белән бирергә тырышканнар. Кызыл балчыктан яки фарфордан ясалганнары еш очрый


Чәйнек – чәй пешерү өчен кулланыла торган, тоткасы һәм борыны булган фарфор савыт


Катык савыты – агачтан бизәкләп ясалган савыт. Тәлинкә ролен элек кызыл балчыктан яки агачтан ясалган савытлар үтәгән, соңрак металл савытлар барлыкка килгән. Элегрәк бер зур савыттан бөтен гаилә белән җыелып ашаганнар


Челтәр (самовар япкычы) үтә күренмәле, тигез яки рәсемле итеп челтәрләп бәйләнгән була. Матурлык өчен самовар өстенә каплап куя торган булалар


Өстәл – кирәкле предметларны саклау өчен бер яки дүрт аяклы агач җиһаз. Өстәл янына утырып ашаганнар да, дәрес тә әзерләгәннәр, рәсем дә ясаганнар


Урындык – махсус бер кеше утыру өчен агачтан бизәкләп ясалган җиһаз. Урындыкның төп өлешләре – утыргыч һәм арка өлеше. Гадәти урындык дүрт аяктан тора, кайвакыт терсәк терәгечләре дә була. Өстәмә уңайлыклары булган терсәкле йомшак урындык кәнәфи дип тә атала


Сөлге – тукылган озынча тукыма. Аның баш-башларын төрле җепләр белән чигеп бизәгәннәр. Чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы. Бизәкләре күз явын алырлык булган һәм кабатланмаган


Эскәмия – озын тактадан яки кыска такта кисәкләрен терәкләргә кадаклап, утырыр өчен ясалган җайланма. Эскәмия берничә кеше утырыр өчен файдаланыла. Урамда һәм өй эчендә дә кулланыла ала


Эскәмия җәймәсе – төрле иске кием кисәкләреннән тегелгән кечкенә корама җәймә. Авыл өйләрендә эскәмиягә йомшаклык өчен җәя торган булганнар, үзенчә йорт эченә матурлык, пөхтәлек өстәгән


Тимер шкатулка – кечкенә тимер тартмачык. Дүртпочмак формасында була. Кыйммәтле бизәнү әйберләрен яки акча саклау өчен кулланылган


Кайчы – баш һәм имән бармак өчен балдак сыман тоткалы кара-каршы ике пычактан торган, уртадан тоташтырылган төрле тукымаларны кисү коралы


Уймак – кул белән тегү теккәндә бармак очын энә тишмәсен өчен, бармак очына киелә торган махсус эче куыш металл әйбер


Үтүк – кер һәм кием-салым үтүкли торган металлдан эшләнгән авыр, асты шома савыт. Эченэ утлы күмер тутырып кыздырганнар. Ачык ут өстендә кыздыра торган үтүкләр дә булган


Чыра кыстыргыч – крестьян тормышында иң кирәкле әйберләрнең берсе булган. Ул металлдан чүкеп эшләнгән өч япьле гади җайланма. Аның япьләренә агач чырасы кыстырылган, ә бер башы йорт ниргәсенең ярыгына тыгып куела. Чыраны яндырганнар һәм шуның яктысында кул эше белән  шөгыльләнгәннәр, китап та укыганнар


Керосин лампасы – яктырткыч прибор. Калай савытка керосин салына һәм фитиль яну аркасында яктылык бирә. Калай савыт өстенә пыяла куык куела. Пыяла куык кечкенә генә ялкыннын яктылыгын берничә тапкыр арттыра


Дога китабы – Аллаһы Тагәләнең бөек зат икәнен раслаучы, мөселман диненең төп нигезләре турындагы китап. Коръәндә кайбер бик еш кулланыла торган кыска сүрәләрне аерым китаплар итеп бастырганнар. Шундый дога китапларын мәдрәсәдә дәреслек итеп тә кулланганнар


Намазлык – намаз укыганда кулланыла торган махсус җәймә. Намазлыкка басып, Кыйблага карап, мөселман кешесе намаз укыган. Татарларда тукымага чәчәкләр, төрле бизәкләр төшерелгән чигүле намазлыклар кулланылышта булган


Ләгән – уртача зурлыктагы сай түгәрәк бакыр савыт, тәһәрәт алу, юыныр өчен яки вак керләрне юар өчен файдаланылган. Ләгәнне җиздән бакырдан ясаганнар, байларда, хәтта, көмеш ләгәннәр дә булган


Комган – җиз калайдан эшләнгән үзенчәлекле формадагы, тоткалы һәм борынлы су савыты. Элек-электән юыну һәм тәһарәт алу өчен файдаланылган. Комганны кызыл балчыктан, җиздән, бакырдан, хәтта көмештән дә ясаганнар


Бишек – яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен ясалган махсус йоклау урыны. Бишекне агачтан, агач каерысыннан, яки тал чыбыгыннан ясаганнар. Бишек өй түренә түшәмгә агач ыргак ярдәмендә эленгән. Эштән аерылмый гына баланы тирбәтү өчен уңай булган. Салмак кына бишек җырларын тынлап, бала тиз йокыга киткән. Бишек җырлары аша әни кеше баласына озын гомер, бәхет теләгән


Бала юрганы – ябынып яту өчен ике тукыма арасына киҗемамык яки йон сырып ясалган урын-җир кирәк-ярагы


Сандык – шакмалы, уртача зурлыктагы капкачлы агач тартма. Сандык татар хатын-кызларының гомер юлдашчысы, сердәше дә булган. Йорт түрендәге сандыкта башта яшь киленнең тормыш иптәшенә алып килгән кадерле әйберләре – бирнә сакланса, соңрак аларны бәби киемнәре алыштырган. Олыгая барган саен, сандык эчендәге әйберләр дә үзгәргән, карт әбиләр сандыкта соңгы юлга бара торган киемнәрен (кәфенлек) саклаганнар


Чыпта – мунчала тасмалардан сугылган тупас тукыма. Чыпта сугу өчен юкә агачы кайрысын суга салып торганнар һәм мунчаласын аерганнар


Бакыр савыт. Мондый бакыр савытта җәй көнендә сөт, катык саклаганнар. Савытны җиргә күмгәннәр һәм җир салкыны белән ризыклар салкынча рәвештә сакланган. Кышын өйдә су савыты итеп кулланганнар


Өчъаяклы борынлы бакыр савыт. Мондый бакыр савытларда җәен кер кайнатканнар, ә кышын өйгә алып кереп, су савыты итеп кулланганнар