2нче зал

Реал – авыш такталы һәм аста киштәләре булган хәреф җыючының эш өстәле. Басмаханәдә гади генә ысул белән басма текстлар җыйганнар һәм текстны кәгазьгә күчергәннәр. Россиядә беренче басмаханә Иван Федоров һәм Петр Мстиславец тарафыннан 1553 елда ачылган.


Хәреф җыю тактасы – верстатка тулгач, хәрефләрне хәреф җыю тактасына урнаштырганнар. Такта тулгач, хәрефләре коелмасын өчен, алар өстеннән кыршау да киертә торган булганнар. Эш башланганчы кәгазен әзерләргә кирәк булган. Коры кәгазьгә буяу начар йогылган, шуңа күрә кәгазьне башта дымландырганнар.


Литерлар – бер башына хәреф төшерелгән турыпочмаклы кургашын пластинка. Ул хәрефләрне кәгазьгә күчерү өчен файдаланылган. Кечкенә литерларда хәрефләр кире ягы белән уелган.


Бастыргыч – түгәрәк агач яки металл кисәк. Бастыргыч хәреф җыю станогында литерларга буяу сылау һәм  текстны кәгазьгә күчерү өчен  кулланылган.


Верстатка – турыпочмаклык формасындагы, ике кырлы һәм юлларның озынлыгына карап үзгәрә торган бер күчмә стеналы металл пластина. Хәреф җыя башлаганчы металл шаблоннар ярдәмендә текстның форматын билгеләгәннәр. Литерларны бер-бер артлы, сулдан уңга, тезеп җыйганнар. Сүз арасын калдыру өчен шакмаклы пластиналар кулланганнар.


Хәреф кассасы – хәрефләр өчен махсус тартма. Кассага, текст җыйганда файдаланыла торган, литерлар урнаштырылган. Хәреф кассасы тар шакмакларга бүленгән. Аларның һәркайсында аерым бер хәреф яки билге сакланган. Һәр бүлемнең үз хәрефе, бер дә бутарга ярамаган. Хәрефләр буталса, текст та хаталы булган.


Кара савыты – каләмне манып язу өчен кара салына торган кечкенә савыт. Язганда каләмне шул карага манып-манып алганнар. Кара савытлары заманына карап төрле формада, төрле материалдан: таш, пыяла, фарфор, металллдан ясалган. Кайберләре капкачлы һәм аскуймалы булган.


Каләм – кәгазьгә кара буяу белән язу өчен кулланылган. Балаларны мәктәптә язарга өйрәтү өчен һәм көндәлек тормышта язу өчен каләм кулланганнар. Каләм язу коралы буларак бик озак – 7 гасырдан алып 18 гасыр ахырына кадәр кулланылган. Яхшы каләм кыйммәтле бүләк саналган.


Шәмдәл – шәм утырту өчен махсус җайланма.  Берничә йөз еллар элек нәкъ менә шәм  төп яктырту чыганагы саналган. Шәмдәлләр һәр йортта диярлек булган. Шәмдәлләр кайнар шәмне бер урыннан икенче урынга күчерергә мөмкинчелек биргән. Аларны нигездә агач, металл һәм таштан ясаганнар.