Featured

2020 ел-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган

Бөек Ватан сугышы 75 ел элек тәмамланган. Җиңү өчен иң югары бәя — тормыш бәясе түләнгән иде. Һәр гаилә язмышында сугыш үз эзен калдырды. Безнең бурыч-бердәмлек, хезмәт сөючәнлек һәм фидакарьлек, Ватаныбызга чиксез мәхәббәт белән безгә тынычлык, ирек һәм бәйсезлек тәэмин иткән халкыбызның батырлыгы турында хәтерне саклау. Без үз тарихыбызны хәтерлибез һәм аның белән горурланабыз!