3нче зал

Юл сумкасы –  кием – салымны һәм башка кирәк-яракларны  саклау һәм күчереп йөртер өчен кулдан үрелгән сумка. Мондый кәрҗиннәрне каен тузыннан, тал чыбыгыннан һәм саламнан үргәннәр. Алар капкачлы яки капкачсыз булган. Бу – халык һөнәрчелеге эше.


Этажерка  – өч катлы шүрлек куеп ясалган агач шкаф. Мондый җиһазның стеналары, ишекләре булмаган. Агач осталары  заказ буенча мондый зур булмаган шүрлекләрне чәчәкләр, китаплар куяр өчен ясаганнар. Этажерка Х.Ямашев гаиләсеннән.


Тимер карават – йоклау өчен хезмәт итә торган  йорт җиһазы. Карават дүрт аякка беркетелгән, озынча рамага пружина тартылган яисә такталар куелган. Карават өстенә урын- җир җыелган. Карават Х.Ямашев гаиләсеннән.


Ломбер өстәл – шакмаклы яки турыпочмаклы җыелма  карта уены өстәле. Исеме испанча карта уенының бер төреннән алынган. Ломбер өстәлдә чәй эчкәннәр, аны гади өстәл кебек кулланганнар. Уен алдыннан аны җәеп зурайтканнар һәм карта уйнаганнар.


Җиделе керосин лампасы – бу лампаның фитиленең киңлеге 7 сызыкка тиң. Бер сызык – ун нокта яки 2,54 мм дигәнне аңлаткан. Димәк, җиделе лампаның фитиле – 18мм. Шуңа күрә дә җиделе лампа дип йөрткәннәр.