3 ноябрь көнне музейда “Сәнгать төне-2019” узды

3 ноябрь көнне Габдулла Тукай музей комплексында «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе кысаларында «Әбиләребезнең балачагы» дигән чара узды, 50гә якын кеше катнашты. Музейның фәнни хезмәткәрләре чүпрәк курчаклары ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрделәр һәм аларның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар. Чара бик күңелле узды. Әти-әниләр балаларының тырышлыгы белән чын курчаклар барлыкка килүен күреп шатландылар. Ә балаларның күзләре, үз эшенең нәтиҗәләрен күреп, бәхеттән балкып торды. Шулай ук билгеләнгән традиция буенча бу кичтә кунаклар музей экспозициясен һәм күргәзмәләрен карадылар. Акциядә катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр – «Сынчылык әсәрләрендә» уникаль альбомы һәм «Кубрат хан хәзинәләре» буклеты алды.

Чара барышында музей хезмәткәрләре “Мәдәни марафон” бөтенроссия проекты турында аңлатмалар тараттылар. Өч миллионнан артык укучы мавыктыргыч дәресләрдә катнаша һәм «Яндекс»тан шәхси грамоталар һәм бүләкләр ала алачак. Барыгызны да марафонда катнашырга чакырабыз!