«Коррупция – ул явызлык»

09.12.2019. Бүген Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Габдулла Тукай музей комплексында «Коррупция – ул явызлык» дигән музей дәресе узды. Чарада катнашучылар «коррупция» төшенчәсенең эчтәлеген, аның хәзерге җәмгыятьтә чагылышларын һәм нәтиҗәләрен ачарга тырыштылар.
Дәрес барышында Яңа Кырлай мәктәбенең 8,10 сыйныф укучыларына әлеге катлаулы социаль күренешкә каршы көрәш алымнары һәм нәтиҗәләре турында фильм күрсәтелде һәм «5 меңлек купюра» рәвешендә мәгълүмат материалы таратылды.