«Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»

Һәрчак безнең белән бергә – безнең замандаш Тукай

1
28 октябрь көнне Арча районы Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей косплексында «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» исеме астында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларына багышланган кичә-очрашу булып узды. Әлеге очрашуга Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары һәм Татарстан Республикасы халык шагыйрьләре Ренат Мәгъсүм улы Харисов, Зиннур Мөҗип улы Мансуров, Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе урынбасары, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь Рәмис Әймәт, Арча районының иҗтимагый һәм иктисади үсешенә зур өлеш керткән Арча районының шәрәфле гражданы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтов, Арча районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы да килгән иде. Шулай ук олугъ шәхесләр белән очрашуда Яңа Кырлай һәм Ашытбаш урта мәктәпләре укучылары һәм укытучылары да катнашты. Алар үзләренең иҗади чыгышлары белән кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
5
Кичәгә килгән хөрмәтле кунакларыбыз музей фондларына үзләренең китапларын бүләк итеп тапшырдылар һәм Тукайның даһилыгын, бөеклеген үз фикерләре белән тагын бер кат ассызыкладылар. Ә Нурсөя ханым тормыш иптәше Фәнис Яруллинның шәхси әйберләрен – күзлеген, каләмен, чигүле кулъяулыкларын бүләк итте. Бирелгән бүләкләр музей фонды өчен аеруча әһәмияткә ия.
4
Әлеге кичә кысаларында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан күргәзмә дә ачылды. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1958 елның 10 апрелендә КПСС Өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә гамәлгә кертелә. Әлеге карар буенча дәүләт премиясе эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан иң яхшы булган әдәбият, рәсем һәм музыка әсәрләренә, театр һәм концерт оешмаларында башкару сәнгате өлкәсендәге зур уңышлар өчен, шулай ук архитектура өлкәсендәге оригиналь хезмәтләр өчен бирелә. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә иң беренчеләрдән булып «Шүрәле» балеты өчен композитор Фәрит Яруллин лаек була. Бүгенге көндә әлеге олугъ бүләккә 197 шәхес һәм 1 иҗат төркеме (Татарстан АССР дәүләт җыр һәм бию ансамбле) ия.
Әйтергә кирәк, кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. Андый исем hәрвакытта кызыксыну уята, гел нидер көтәргә мәҗбүр итә… Моның сере, әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемне бизи. Бу хакыйкать Габдулла Тукайга аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе, исемен олы, шәрәфле, хөрмәтле итте һәм үзенең исеме белән беррәттән әле бик күп иҗат әһелләренең дә исемнәрен мәртәбәле итәчәк.

Габдулла Тукай музей комплексы директоры Дамир Абдуллин.

2

6