Михаил Тимофеевич Калашников-легенда кешесе

Калашников автоматы бөтен дөньяда танылган һәм дөньяның илледән артык илендә коралланган. Михаил Тимофеевич Калашников турында без нәрсә беләбез соң? Кем өчен ул үз коралын булдырган? 13.12.2019 Габдулла Тукай музеенда легендар конструкторның 100-еллыгына багышланган музей дәресе узды. Михаил Тимофеевич белән очрашу турында музей комплексы директоры Д.З. Абдуллин сөйләде һәм М. Калашников шәхсән үзе бүләк иткән китап белән таныштырды. Сугыш хәрәкәтләре ветераны, отставкадагы капитан Кавиев Ф.Д., чараның аерым кунагы, Әфганстанда аны шәхсән сынап карарга туры килгән Калашников автоматының ышанычлылыгы һәм ныклыгы турында сөйләде. Дәрес барышында балалар аның җитәкчелегендә автомат сүтү һәм җыюда үз осталыкларын күрсәттеләр.