Ташкичү мәктәбе укучылары өчен дәрес
10 март көнне Ташкичү гомум белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өчен, “Бер экспонат тарихы” мероприятиеләр циклыннан «Борынгы заман яктырткыч приборлары» дигән музей дәресенең чираттагысы үтте. Музей хезмәткәре Сафиуллина Г.М. балаларны борынгы яктырту чаралары белән якыннан таныштырды: чыраны, шәмне, керосин лампасын яндырып күрсәтте. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм әңгәмәдә актив катнаштылар.
Автор: Сафиуллина Г.М.