Халык бердәмлегендә Россиянең көче

12 декабрь көнне Габдулла Тукай музеенда Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Халык бердәмлегендә Россиянең көче» дигән күргәзмә ачылды. Яңа Кырлай урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Россия Федерациясенең Төп законы белән таныштылар, Россия гражданнарының нинди хокукларга ия булуларын һәм законнарны, кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген белделәр.