Муса Җәлилнең 115 еллыгы

15 февраль көнне бөтен дөнья татарлары сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 115 еллыгын билгеләп үтә! Без бүген Яңа Кырлай мәктәбе укучылары белән Казан шәһәрендәге музеена виртуаль экскурсия кылдык. Кичә кысаларында балалар шагыйребезнең “Кызыл ромашка” шигырен тыңлый-тыңлый, кызыл сәйләннәрдән үзләренә беләзекләр ясадылар.