“Ялт-Йолт” сатира һәм юмор журналына 110 ел

Тукай инициативасы белән һәм демократик яшьләр ярдәмендә төзелгән “Ялт-Йолт” сатирик журналы ХХ йөз башы чорының иң яраткан басмаларының берсе булган. Тукайның юмористик һәм сатирик сәләте, аның “Ялт-йолт” та басылган мәкаләләренең югары сыйфаты үз укучыларының ихтирамын казанган. Татар журналистикасы тарихында “Ялт-Йолт” журналының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу журналда Тукай милли ирекле матбугат традицияләрен дәвам иткән. Тукайга якын әдәби интеллигенция вәкилләре үзләренең демократик бердәмлеген саклап калырга тырышканнар.

Яңа Кырлай мәктәбенең 5 сыйныфында үткәрелгән музей лекциясе Тукайны “Яшен”, “Ялт-йолт” юмористик журналларын уйлап табучы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак күрергә мөмкинлек бирде. «Чаян» сатира һәм юмор журналы мисалында балалар татар юмористик журналларының гомуми идея юнәлеше турында белделәр.

Автор: Сайфутдинова А.Р.