Арча 1нче номерлы мәктәбе укучыларына “Борынгы заман яктырткыч приборлары” циклыннан дәрес үткәрелде

«Киемгә  карап  каршы  алалар, акылга карап озаталар», – ди танылган татар мәкале. Татар халкы борынгы заманнан ук  тышкы кыяфәтен матур, пөхтә тотарга, декоратив элементлар өстәргә тырышкан.

Габдулла Тукай музей комплексы укучыларны  “Бер экспонат тарихы” циклыннан “ Борынгы заман яктырткыч приборлары, аяк киемнәре тарихы, кер юу һәм үтүкләү предметлары” дигән дәрес үткәр белән таныштыру буенча дәресләр алып бара. Шул исәптән 4 март көнне Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары кайбер кием элементларының килеп чыгу тарихы, пөхтәлекне саклау җайланмалары һәм башка кызыклы мәгълүмат белән таныштылар.

Автор: Сайфутдинова А.Р.