Произведения Габдуллы Тукая на татарском языке

[spoiler title=ПУШКИНГА]

Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!), Пушкин Александр!
Минем дә дәртем-теләгем нәкъ синең дәртең белән бер.

Синең шигырең көенә агач, таш бии, минемчә;
Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә.

Якты кояшка тиң шигырь алдында ник биемәсен;
Илаһи илһамга ия булган көчле шагыйрь бит син.

Күңелгә күләгә төшми, — шигырьләрең якты шундый,
Гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында.

Һәммә әсәрләрең укып, күңелемә ныклап беркеттем, —
Гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән мин авыз иттем.

Синең бакчаңда мин гиздем, гүя анда очып йөрдем;
Сайрар кошларыңны күреп, шунда күңел ачып йөрдем.

Күңелгә — хуш, җанга якты шигырләреңнән кем туяр!
Шулай булмады исә шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?

Бар теләк-максатым минем — тезмәң, чәчмәләрең синең;
Минем эшмени тикшерү — карашың синең һәм динең.

Әйе, теләгем бер генә, әмма юк шул миндә куәт;
Өмет итәм, кодрәтле зат бирер дип, дәрман да, шаять.[/spoiler]

[spoiler title=МИЛЛӘТКӘ]

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;
Дөнья бирсәләр дә сатмам милләт, миллиятемне.

Синеке дип исәпләсәләр — бәхетле мин;
Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.

Күңелем «милли» дигән сүзне сөя — белмим, нидән?
Милләтем, мине «милли» ит — миңа шатлык бүләк ит.

Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;
Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.

Мине шагыйрьлектә мәңге тугъры ит, Тәңрем;
Шунда гына — күңелемнең бөтен теләк-омтылышы.

И күк! Ал җанымны, тик, зинһар, алма шөһрәтемне;
Минемчә, онытылу, тибәрелү — үлемнән яманрак.

Үзем үлсәм дә, гаҗиз исмем үлмәсен, югалмасын;
Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса,—
Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем;
Мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.[/spoiler]

[spoiler title=ШАГЫЙРЬГӘ]

Ничек диләр? Сине «шагыйрь» диләрме?
Шигырь язмак белән шагыйль диләрме?

Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң?
Аны аңлаучылар анлар микән соң?

Итәм тәнбиһ: кызыкма бу исемгә,
Бу тәнбиһне төшер һәрдәм исеңгә:

Гомердә син бу ат берлән аталма,
Торып җирдән, сәмалардан ат алма.

Сине күрсәтмәсен һичкем дә, дип: «Бу
Менә шагыйрь, мөхәррир бу, әдип бу». —

Явар өстеңгә бөһтаннар, хәсәдләр,
Корылыр юлыңа һәртөрле сәдләр.[/spoiler]

[spoiler title=»ПАР АТ»]

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән айрылып, туганнар! — Җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит – Казан!”.

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…[/spoiler]

[spoiler title=»ЛӘЗЗӘТ ВӘ ТӘМ НӘРСӘДӘ?»]

Нәрсәдә ләззәт икән? Чөнкем ялан дөньяда кәм –
Мин ләзиз шәйләр, вә ли кайсында ләззәт, кайда тәм? —

Бер матур кызның нәзек билен кысып кочмактамы?
Яки пар юрга җигеп, фәйтун белән очмактамы?

Йә сихерле шишәдән әбелхәят эчмәктәме?
Мәст улып, аляме дөньядан тәмам кичмәктәме?

Яки бер ишә вә йә бер каумә баш улмактамы?
Могътәбәр бер шаһ улып, әтрафә фаш улмактамы?

Бер ишан булмакла аштан ашка сикермәктәме?
Май тамак төпкә килеп, бик тәмле кикермәктәме?

Әллә гармунчы булып, һәртөрле көй уйнаудамы?
Бер көй уйнап, моңланып, һәртөрле уй уйлаудамы?

Әллә сәүдәгәр булып, табышка шатланмактамы?
«Шәп табыш бүген, хатын!» — дип, төнлә мактанмактамы?

Баш улып бер гаскәрә, алтын нишан алмактамы?
Баш кисеп, каннар түгеп йөрмәктә, җан алмактамы?

Йә кабартма, сумса берлән чәйләп утырмактамы?
Бик озак, бөкләп аяк, корсакны тутырмактамы? —

Бәнчә, бу дөньяда һич чын төс тә юктыр, ямь дә юк;
Һичберендә бунларың ләззәт тә юктыр, тәм дә юк.

Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, —
Бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар![/spoiler]

[spoiler title=ШҮРӘЛЕ]

I

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк–
ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

Бервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.

Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.

Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре.

Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе.

 II

Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.

Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым…

Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит – «Шүрәле».

Аз гына сабрит әле, и кариэм! хәзер язам;
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.

III

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр,

Һич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең, — очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

IV

Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук!

Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.

Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.

Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.

Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.

Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

V

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

—  Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.
Тик сине шартымга күнмәссең диеп мин уйлыймын.

—  Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

—  Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,
Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире;

Куйды  илтеп аузын әчкән бүрәнәгә бармагын,—
Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!

Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,
Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.

Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр,
Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.

Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып,  бушап китеп,
Шүрәленең бармагы калды кысылды шап итеп.

Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,
Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;
Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.

Башкалардан да тидермәм, ул  минем дустым диеп,
Аңгар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр; —
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;
Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.

Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;
Ул моның фөрьядларын асла колакка элми дә.

— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?

Иртәгә килгәнче дустлар тәндә җаным торса гәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

—  Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым Былтыр минем.
Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була
Һәм дә, ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.

Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз Былтыр мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»

Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:
—  Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, — диләр.

Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!
И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!?»[/spoiler]

[spoiler title=ТЕАТР]

Халыкка дәрсе гыйбрәттер — театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең —
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.

Күрерсең тормышың нинди: җитешме?
Җитеш булмаса, кай җире җитешми?

Төзәтерсең шуны, тәкмил итәрсең, —
Шулай шактый белем тәхсил итәрсең.

Үсәр яхшылыгың, син яхшы булсаң;
Җылы канлы итәр ул, вәхши булсаң.

Тигез күрә бөтен җанны театр:
Кирәк кол бул, кирәксә — император.

Мөкаддәс ул, бөек ул, гали зат ул,
Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.

Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер,
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.

Вәләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,

Ул — алма, мөддәте тулганда пешкәч,
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.[/spoiler]

[spoiler title=»ТУГАН ҖИРЕМӘ»]

Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.

Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, —

Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.

Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.

Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;

Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!

Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.[/spoiler]

[spoiler title=БАЙРОННАН]

Бераз елдан соң укып бу шигырьне,
Карарсың, бәлки, бу хәсрәтле җырны,

Вә уйларсың: ничек шагыйрь яраткан,
Ничек янган, синең өчен җан аткан.

Белерсең: инде шагыйрь юк, диерсең;
Егылган ул, сирәк мәхлук! диерсең.

Фикер кыйл: шунда, ди, инде ул үлгән,
Йөрәген бу шигырь астына күмгән.[/spoiler]

[spoiler title=ШАГЫЙРЬ]

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —

Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!

Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;

Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз:

Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.

Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,

Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;

Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,

Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;

«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.[/spoiler]

[spoiler title=»СУ АНАСЫ»]

I

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;  
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач, 
Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм, дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; 
Куркам үзем әллә нидән, — юк янымда  юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак; 
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан ахыры, — калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;  
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба,—
Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

 
Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, — ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» — бертуктамый этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», — дидем.

Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да, — уйлый эченнән әллә ни…

II

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
«Шык» та «шык!» — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? 
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?  
Бир! Бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим, — инде мин кайда барыйм?»

Һич өзексез «шык» та «шык!» Безнең тәрәзәне кага;  
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып, 
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни     
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым, 
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.[/spoiler]

[spoiler title=ЭШ]

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә — көн,
Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн.

Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын; 
Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.

Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра, 
Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.

Соңра, арган төсле, ул ирнеп кенә тауга бата, 
Йоклый рәхәт, ял итә һәм җир йөзен дә йоклата.

Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман, 
Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман![/spoiler]

[spoiler title=»МИЛЛИ МОҢНАР»]

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый 
Чын безнеңчә матур, милли көй; 
Башка килә уйлар төрле-төрле, — 
Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә 
Татар күңле ниләр сизгәнен; 
Мескин булып торган өч йөз елда 
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык, 
Күпме күз яшьләре түгелгән; 
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңленнән.

Хәйран булып җырны тыңлап тордым, 
Ташлап түбән дөнья уйларын;
Күз алдымда күргән төсле булдым 
Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга,
Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?»
Җавабында милләттәшем миңа: 
«Бу көй була, диде, – «Әллүки!»[/spoiler]

[spoiler title=»ТУГАН АВЫЛ»]

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, 
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; 
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.[/spoiler]

[spoiler title=»ГАЛИ БЕЛӘН КӘҖӘ»]

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә, 
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.[/spoiler]

[spoiler title=»АК БАБАЙ»]

Бөтен дөнья аппак булып кар яуганда,
Ишек алды, урам, түбә агарганда,
Аппак булып кайтып килә безнең Бабай, 
Безгә төрле-төрле уенчык алган да.

Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, Бабай,
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен Ходай!» 
Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча, 
Безне шатландырмак өчен йөри шулай.[/spoiler]

[spoiler title=»ОЛУГЪ ЮБИЛЕЙ МӨНӘСӘБӘТЕ ИЛӘ ХАЛЫК ӨМИДЛӘРЕ»] 

1
Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак
Падишаһ ачты «Мөнафис» нам канат.
Җыйла халкы шул канатның астына,
Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.

 


Һәр күренгәндә шимальдән ак болыт,
Без көтеп тордык өмидләр, шат булып, —
Дип аны: ул падишаһ һәм тәхтедер, 
Дип: шушында без татарның бәхтедер, 
Дип: гариб башларга энҗүләр төшәр, 
Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр.

 

3
Рус җирендә без әсәрле, эзле без, 
Тарихында бер дә тапсыз көзге без. 
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып, 
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

 

4
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — 
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. 
Без сугышта юлбарыстан көчлебез, 
Без тынычта аттан артык эшлибез. 
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? — 
Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук!

 

5
Падишаһ, бу көнге парлак бәйрәмең 

Котлыйдыр йөзләрчә мильон адәмең.
Җыйла халкың ак канатың астына, 
Ихтирамән затыңа, зур нәслеңә, — 
Төшсен әзрәк, дип, күләнкә безгә дә, 
Бәлки, кипмәсме бу яшь, дип, күздә дә. 
Һәрвакыт: «Юкмы мөнафис?» — сүзләре,
Тилмерә эзләп җиңеллек күзләре.
Бер сүзең — мең канлы коллар гафведер,
Бер ишарәң — мең җинаять мәхведер. 
Зур «Мөнафис» берлә җанлансын халык, 
Бар моңын, барлык зарын өстән салып.[/spoiler]