«КырлайТіме» – авыл яшьләре форумы

Габдулла Тукай музеенда Арча муниципаль районы башлыгы И.Г.Нуриев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты И. Х. Зиннуров катнашында «КырлайТіме» авыл яшьләре форумы узды. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р. Мөхетдинов җыелучыларны республикада эшләп килүче авыл яшьләре өчен булган милли проектлар һәм программалар белән таныштырды. Наласа авыл җирлеге башлыгы И.Р. Шакирова җирлекнең яшьләр белән эшләве турындагы доклад белән чыгыш ясады. Пленар өлештән соң кунаклар стадионга җыелдылар, анда «Итекле футбол» уены узды.

Автор: Сайфутдинова А.Р.