“Тукайлы балачак”

27.01.2020 музеебызда Яңа Кырлай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның «Шаян песи», «Кызыклы шәкерт», «Гали белән кәҗә», «Ак бабай», «Ялкау маэмай» шигырьләре язылуына 110 ел тулу уңаеннан “Тукайлы балачак” дигән дәрес үтте.

Үзенең кыска гына гомерендә шагыйрь зур әдәби мирас калдыра һәм аның яртысын диярлек балалар өчен язылган әсәрләр тәшкил итә. Әсәрләрендә ул балаларны белемгә, хезмәткә өнди, сәнгать чаралары белән аларда миһербанлылык, ата-анага, туган телгә, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли.

Музей–дәрестә балалар шагыйрьнең шигырләрен укыдылар, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк” әсәрләрен  сәхнәләштерделәр.

Автор: Сафиуллина Г. М. музей предметларын саклаучы.