Халыкара туган тел көне

Бүген  – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.

Халыкара туган тел көне уңаеннан, Яңа Кырлай балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, “Туган телем – иркә гөлем” исемле музей дәресе үткәрелде. Балалар туган телебез турында шигырьләр сөйләделәр,  җырлар җырладылар,  милли уеннар уйнадылар. Балалар бәйрәмдә бик теләп катнашты. Җырладылар, милли биюләр башкардылар, тел турында мәкальләр, шигырьләр сөйләделәр.

Автор: Мингазова С.М.