“Әфган балладасы” күргәзмәсе

Бүген музеебызда совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына багышланган “Әфган балладасы” дигән күргәзмә ачылды. Кичәдә Арча районының сугышчы-интернационалистлары – отставкадагы подполковник , “Кызыл йолдыз” , “Сугышчан батырлыклары өчен” орденнары һәм  “Батырлык өчен” медальләре кавалеры Баһаветдинов С.Л., отставкадагы капитан Кавиев Ф.Д. һәм Яңа Кырлай гомум белем бирү мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары катнашты. Кунаклар үзләренең Әфган сугышы еллары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.

Автор: Сафиуллина Г.М.